Каршылыйк, дуслар, бергәләп:

Яңа ел килә безгә!

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә-тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

Кыш бабай килгәч булачак

... Тулаем укырга »

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар: 428 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.12.2016 | Фикерләр (0)

Безгә Кыш бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

Көттек сине, сагынып,

Исән-саумы, Кыш бабай.

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш, бабай.

Категория: РАФИС КОРБАН | Карап алулар: 263 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.12.2016 | Фикерләр (0)

Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Үзе бөтен эшкә оста,

Безне өйрәтә җайлап.

Мактый, күңелне күтәрә,

Иң кирәк сүзләр сайлап.

Иң чибәр әни минеке,

... Тулаем укырга »

Категория: ВӘСИМӘ ХӘЙРУЛЛИНА | Карап алулар: 216 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.12.2016 | Фикерләр (0)

Минем әнием матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

Әни миңа елыша.

Битләре аның Кайнар,

Ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

... Тулаем укырга »

Категория: РЕНАТ ХАРИС | Карап алулар: 223 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.12.2016 | Фикерләр (0)

Яз сулышы белән бергә

Бәйрәм йөри, авыл буйлап.

Күрше Сәрби әби генә

Яшен сөртә, авыр сулап.

Мин чәчәкләр җыям аңа,

Бүлмәсенә ямьнәр тулсын.

Җиңү белән бергә илгә

Улы кайткан кебек булсын...

Категория: РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА | Карап алулар: 275 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.12.2016 | Фикерләр (0)

Әтием минем балыкчы,

Көн дә бара балыкка.

Урынын да белеп торам -

Ык буена, таллыкка.

Аның белән элегрәк

Баргаладым үзем дә.

Чиртмәгән көннәре булды,

Җитмәде түзем генә.

Әтиемә исем китә:

... Тулаем укырга »

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар: 289 | Өстәде: Редактор | Дата: 20.09.2016 | Фикерләр (0)

1 2 3 ... 24 25 »