Баш бит » 2013 » Июль » 04
Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.

Көннәрдән бер көнне куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.


- Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,- дигән.


Кызы бу буләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә - ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып таш­лаган.


Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерэ икэн. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк


йөргән,  өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.


- Әни, әни, минем аягым бик авырта! - дигән. Әнисе аның аяклар ... Тулаем укырга »
Категория: АБДУЛЛА АЛИШ | Карап алулар: 2079 | Өстәде: Редактор | Дата: 04.07.2013 | Фикерләр (1)