Баш бит » 2013 » Июль » 06
Тагын чак кына үсим дә
Капитан булам үзем,
Ә хәзергә иңлим, буйлыйм
Хыялымның диңгезен.
 
Капитан булып алырмын,
Йөртермен әле кораб.
Калырсыз ярда кул болгап,
Миңа көнләшеп карап.
Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 617 | Өстәде: Редактор | Дата: 06.07.2013 | Фикерләр (0)

Карбыз ашаган идем дә,
Авырыйм суык тиеп.
Белгән бугай тамагым
Карбызны кар, боз диеп.
Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 585 | Өстәде: Редактор | Дата: 06.07.2013 | Фикерләр (0)