Баш бит » 2013 » Июль » 07
Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бер-тигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып уткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.

Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукыр-га бик оста, ә Тукмар бик оста тукый икән.


Әби ашатырга тотынса, "Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кердең?"- дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар икән, шунда ук сугыша да башлый­лар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.


Бер дә бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга бат-канчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?"- дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар.

... Тулаем укырга »
Категория: АБДУЛЛА АЛИШ | Карап алулар: 987 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.07.2013 | Фикерләр (0)