Баш бит » 2013 » Июль » 31
Минем энем күптән түгел
Шәһәрдә булган иде.
Өч көн генә торса да,
Шулкадәр туйган иде:
Күңеле тулган иде.
"Сагындыңмы?" - дигәч, "Юк. - ди, -
Кайтасым гына килде.
Яшел чирәм өстендә
Ятасым гына килде...
Кайтасым гына килде".
 
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 538 | Өстәде: Редактор | Дата: 31.07.2013 | Фикерләр (0)