Баш бит » 2013 » Август » 03
Ямь-яшел хәтфә болында
Тузганак чәчәк аткан.
Чәчәкләре чебиләр күк
Күренәләр ерактан.
 
Энемә дә әйткән идем,
Кулын чәбәкләп көлде.
Әллә чынлап чәчәкләрне
Чебиләр диеп белде.
Яннарына йөгерде,
Сыйпарга дип иелде.
Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 662 | Өстәде: Редактор | Дата: 03.08.2013 | Фикерләр (0)