Баш бит » 2013 » Август » 04
Чабып керде энем тыштан:
- Абый, песи күсе тоткан! -
Дип шатланып. - Әйдәле күр,
Күсе аның битен ерткан...
Нык сугышкан, каһәр суккан,
Песи аны барыбер тоткан!
Батыр бит ул безнең песи,
Тирә-юньдә юктыр тиңе.
Быел гына да бит, мескен,
Дүрт-биш күсе тотты инде.
Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар: 608 | Өстәде: Редактор | Дата: 04.08.2013 | Фикерләр (0)