Баш бит » 2013 » Август » 15
Тәрәзәдән кулын сузып,
Бер сабый тамчы тота;
Саный: берәү, икәү, өчәү!
Ә дүрт санын оныта.
 
Кабат санап карарга дип
Учын ачып карасы:
Искиткеч хәл, учта тамчы
Берәү дә юк лабаса.
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар: 689 | Өстәде: Редактор | Дата: 15.08.2013 | Фикерләр (0)