Баш бит » 2013 » Август » 22

1

Каршыгызда, менә күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме?

Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар.

Кортлар? Нинди кортлар?

Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар, еларга итәләр.

Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар.

Әнә зәп-зәңгәр офык читеннән, көлө-көлө, алтын кояш та күтәрелә. Аның шаян нурлары, җиз уклары умарта өйләренең стеналарына тияләр дә:

— Торыгыз, торыгыз, эшкә тотыныгыз,— дияләр.

Башта сирәк-мирәк кенә, берәмләп кенә, бал кортлары ояларыннан чыгалар. Кояш югары менеп киткәч, һава җылынып җиткәч, көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар.

Зың-зың... Еракка-еракка, бакчаларга, кырларга, урманнарга, болыннарга...

&nb ... Тулаем укырга »

Категория: АБДУЛЛА АЛИШ | Карап алулар: 1166 | Өстәде: Редактор | Дата: 22.08.2013 | Фикерләр (0)