Баш бит » 2013 » Август » 23
Кара шомырт тәлгәше
Торгач бик ымсындырып,
Берәр ботагын алыйм
Дигән идем сындырып.
 
Тотты да алды шомырт,
Кысып тотты якадан:
- Каракланма яңадан!
 
Күтәрә дә төшерә,
Кычытканга чактыра.
Категория: РӘШИТ БӘШӘР | Карап алулар: 956 | Өстәде: Редактор | Дата: 23.08.2013 | Фикерләр (3)

Минем әти бүген Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа санлы калач китерә. Аннары миңа читек китерә. Өр-яңа читек.

Аның саурысы синең апаңның намазлык чигә торган үрнәге кебек чәчәкле була.

Аның олтаны болгар олтаны, кырыеннан киселгән. Ярып ук киселгән. Үзе кып-кызыл төсле. Кура җиләге тесле кызыл түгел, зияб төсле кызыл.

Аның балтыры шадраланып тора, чем-кара.

Миңа әти кәҗүл читек китерә...

Иртәгә гаеткә мин кәҗүл читек киеп барам.

Беләмсең, Миңлегали?

Минем читекнең балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сәхтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп беткән булмый... тип-тигез киселгән була.

Ул әкертен генә шыгырдый. Солдаттан кайткан Фәхри малаеның итеге шыгырдаган кебек түгел: шыгыр-шыгыр шыгырдый...

Ул безнең тырантас.

Меәззиннәрнеке бит тимерле түгел...

Мулла абый әтине Казаннан алып кайта.

Миңа читек алып кайта.

Йөгер. Әнә сыерлар су эчәргә төш ... Тулаем укырга »
Категория: ГАЯЗ ИСХАКЫЙ | Карап алулар: 1651 | Өстәде: Редактор | Дата: 23.08.2013 | Фикерләр (0)