Баш бит » 2013 » Сентябрь » 07
Эш күп икәнлеген белгән күк,
Җәй көне таң ата төннән үк.
Йоклатмагач төннән  таң атып,
Керфек кенә кагып ала төн.
Аны кошлар сайрап уята,
Пәрдәсен күтәреп куя таң.
Көн бик иртә күзен ачса да,
Кырда кызу эш тә башлана.
Эшләп үткән бер көн хәзерге
Ел ашарлык азык хәзерли;
Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 749 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.09.2013 | Фикерләр (0)

Тукран һәрбер агачны
Тук-тук-тук сугып карый,
Көчле һәм очлы борыны
Шундый зур эшкә ярый.
 
Агач кимергән кортларны
Эзләп, чукып бетерә.
Урман докторы булып, ул
Бик күп файда китерә.
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 1127 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.09.2013 | Фикерләр (0)