Баш бит » 2013 » Сентябрь » 08
Торрыйк-торрыйк
Торналар
Китеп барганны күрдем.
Мин дә, торрыйк-торрыйк, дип,
Артларыннан йөгердем.
Торналар белән бергә
Мин очарга уйладым.
Талпынып та карадым -
Кулым канат булмады.
Булмады шул, булмады дип,
Мин кайгырып та алдым.
Категория: РӨСТӘМ МИНГАЛИМ | Карап алулар: 902 | Өстәде: Редактор | Дата: 08.09.2013 | Фикерләр (0)