Баш бит » 2013 » Сентябрь » 10
Су буена барам көн дә
Каз бәбкәсен сакларга.
Мин саклагач, тия алмый
Тилгәне дә, карга да.
 Иң матурын үземә
Сайлап алдым арадан.
"Сандугач" дип,
"Кояшкай" дип
Исем куштым аларга.
Бәбкәләр бик акыллылар,
Яратканны белделәр.
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 626 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.09.2013 | Фикерләр (0)

Кич булмаса да, без
Йокларга ятабыз.
Күз йомып, тып-тыныч,
Шып-шыпырт ятабыз.
Йоклаган чакта без.
Бар шундый балалар:
Яткызгач та алар.
Күзләрен йоммыйлар.
Уянгач - тормыйлар.
Шаярып яталар,
Мендәрләр аталар...
Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 535 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.09.2013 | Фикерләр (0)

Чатнама суыкта бер кош
Оча тиз-тиз кагынып,
Оча җылы кояш эзләп,
Оча җәйне сагынып.
 
Оеган кыш уянсын, дип,
Бозлы гөмбәгә кага,
Өметтәнме, канаттанмы,
Күктә җылы эз кала...

 

Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар: 527 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.09.2013 | Фикерләр (0)