Баш бит » 2013 » Сентябрь » 15
Әни юкта энемне гел
Тирбәтәм мин җай гына.
Елап та җибәрүе бар -
Аңа җиде ай гына.
 
Кичә дә, әни кайтканчы,
"Әлли-бәлли" иткәнмен,
Энем белән бергәләшеп
Эреп йоклап киткәнмен,
 
Әнинең кайтып җиткәнен
Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар: 1180 | Өстәде: Редактор | Дата: 15.09.2013 | Фикерләр (0)

Бәйрәмнәр килә илгә,
Бәйрәмнәр килә өйгә.
Бәйрәмнәр килә сезгә,
Бәйрәмнәр килә безгә.
Китерә ул кунаклар,
пешертә ул коймаклар.
Яңа күлмәк тектерә,
Үзен оза-а-ак көттерә.
Бәйрәмне кем китерә?
Чәчәкләр, гөлләр микән?
Бураннар, җилләр микән?
< ... Тулаем укырга »
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 1003 | Өстәде: Редактор | Дата: 15.09.2013 | Фикерләр (0)

Көзен кошлар тезелешеп
Очтылар җылы якка,
Аларга ияреп очты
Юкәдән бер яфрак та.
 
Канатлары юл алдылар,
Ә яфрак җиргә кунды,
Иң беренче очуы да,
Соңгысы да шул булды.
 
Яфрак бер дә көрсенмәде,
Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар: 762 | Өстәде: Редактор | Дата: 15.09.2013 | Фикерләр (0)