Баш бит » 2014 » Июнь » 25

Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый...

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсең?.. Чынлап та,

Бите төшә, ертыла -

Ул бит көн дә тотыла.

Алам шуңа сак кына.

... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 2213 | Өстәде: Редактор | Дата: 25.06.2014 | Фикерләр (0)

Зиләнең бер курчагы бар.

Сузып кына: - Ән-нә, - ди.

Сеңлем аңа: - Әттәбезне

Яратмыйсың әллә? - ди, -

Сөеп кенә тора безне,

Беләсең бит әтине...

Я үпкәләр, аңа да бер

"Әт-тә" дип әйт инде?

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 689 | Өстәде: Редактор | Дата: 25.06.2014 | Фикерләр (0)

Эшләп ашаган кешегә

Таш та - аш.

Эшләмичә ашаганга

Аш та - таш.

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 535 | Өстәде: Редактор | Дата: 25.06.2014 | Фикерләр (0)