Баш бит » 2014 » Сентябрь » 12

Бакчада барысы бар!

Тик менә юк таулар,

Елгалар, урманнар,

Зур йортлар, урамнар.

Ә кирәк булганда

Ясыйбыз урамнар,

Ямь-яшел урманнар,

Төлкеләр, куяннар...

Бик оста без аңар,

... Тулаем укырга »

Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 1098 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.09.2014 | Фикерләр (0)

Ия төшеп башын,

Керт-керт итеп басып,

Тәңкә-чуар матур

Көянтәсен асып,

Сара суга бара,

Суга бара Сара,

Су алырга бара,

Кара, карасана!

Көянтәсен сарып

... Тулаем укырга »

Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 769 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.09.2014 | Фикерләр (0)

Ямь-яшел бакчада

Бик матур бакча бар.

Чын бакча түгел тик, -

Ул ике катлы өй,

Салганнар безгә дип.

Эче дә, тышы да

Матур бик, чиста бик.

Шул өйне без инде

Йөртәбез "Бакча" дип.

... Тулаем укырга »

Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 710 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.09.2014 | Фикерләр (0)

Ике карчык гөрләшәләр тышта,

Берсе - әби, берсе - бабушка,

Берсе оек, берсе чулок тоткан,

Икесе дә оста бик эшкә.

Дуслар да бик: пирог пешкән көнне

Әбине дә дәшә бабушка,

Бәлеш пешкән көнне бабушканы

Дәшми калмый әби бәлешкә.

Б ... Тулаем укырга »

Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 1386 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.09.2014 | Фикерләр (0)