Баш бит » 2015 » Август » 06

Сеңлем минем бигрәк көләч,

Уйнаганда үзе белән.

Таш булсаң да эретер ул

Балдай татлы сүзе белән.

Йөртә тәти курчакларын

Нәнәм-нәнәм итеп кенә.

Шуңа алар, елмаешып,

Тора аны көтеп кенә.

Күргән һәркем мактый аны:

... Тулаем укырга »
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 524 | Өстәде: Редактор | Дата: 06.08.2015 | Фикерләр (0)

Булатның әбисе язын

Егерме бәбкә алды.

Аларны саклау, ашату

Бары Булатка калды.

Тилгән-фәлән алмасын дип,

Булат көн дә санады.

Күзләре тилгәндә булды,

Башкага күз салмады.

Беркөн шулай егермегә

... Тулаем укырга »

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар: 501 | Өстәде: Редактор | Дата: 06.08.2015 | Фикерләр (0)

Мәктәп ашханәсендә

Саталар алтын балык.

Алыйкмы, ашыйкмы диеп

Торабыз уйга калып.

Алтын шул, алтын балык...

Алтын булмаса әгәр,

Бер нәни кисәге кыйммәт

Тормас иде шулкадәр.

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 471 | Өстәде: Редактор | Дата: 06.08.2015 | Фикерләр (0)