Баш бит » 2015 » Август » 10

Белмим, ышанырсыз микән? -

Уйламыйм ялганларга:

Очрадым серле урманда

Әкәмәт җанварларга.

Урманга килеп керүгә,

Үрә торды чәчләрем:

Ят җанварлар карап тора...

Каушасам да, дәшмәдем.

Яши анда болантилопа -

< ... Тулаем укырга »
Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар: 1194 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.08.2015 | Фикерләр (0)

Йокысыннан тора кояш

Елмаеп-көлеп кенә.

Болыт арасына да ул

Елмаеп килеп керә.

Уятканда да уята

Нурларын сибеп кенә.

Һәм үстерә әни кебек

Иркәләп, сөеп кенә.

Яшәсен иде бар кеше

... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 752 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.08.2015 | Фикерләр (0)

Юасы да күп аны,

Җыясы да күп аны -

Уйлаштык, киңәштек тә

Сатарга булдык залны.

Залсыз да яшәрбез әле,

Бездә бит өч бүлмә бар. 

Әби әйтә: "Сыясың ул,

Булмаса күңелең тар!"

Туйдык чынлап бу залдан,< ... Тулаем укырга »

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 546 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.08.2015 | Фикерләр (0)

Мәчеләргә, көчекләргә

Мактана икән Куян:

- Арт аякларыма бассам,

Кеше булам да куям.

Категория: НӘҖИП МАДЬЯРОВ | Карап алулар: 557 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.08.2015 | Фикерләр (0)

Көнләшәм мин тузганактан,

Беркем бәйләнми аңа.

Җил - бик оста парикмахер.

Тузганак чәчен ала.

Бармыйм мин чәч алучыга,

Шуңа күзем яшьле дә.

Әни килгәнче, җилкәем,

Алчы минем чәчне дә!

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар: 521 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.08.2015 | Фикерләр (0)