Баш бит » 2015 » Август » 12

Бер кыз бик тә ошый миңа,

Әйтергә дә оялам.

Төшемдә дә, өнемдә дә

Гармун уйнап моңланам.

Җырлар тулды йөрәгемә,

Мин инде бала түгел.

Гармунга ачсам серемне,

Сафланып кала күңел.

Үзем уйныйм, үзем җырлыйм:

... Тулаем укырга »

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар: 506 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.08.2015 | Фикерләр (0)

Кычыткан салып пешергән

Ашны әни иртәнгә.

Юри пешергәндер әле

Мине кызык итәргә.

Үзе берни булмагандай

Ашый кычыткан ашын.

Ничек чакмый ул әнине -

Шуңарга җитми башым.

Мин дә юри капкан идем,

... Тулаем укырга »

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар: 1848 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.08.2015 | Фикерләр (0)

Тәрәз буена утырып,

Әбием нидер текте.

Җебе чыккач, энәсенә

Кертә алмый интекте.

Йөгереп кенә килдем дә

Мин җебен бирдем саплап.

Әбинең күңеле булды:

Рәхмәт әйтте кочаклап.

"Рәхмәт" сүзен ишетүе

... Тулаем укырга »

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар: 513 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.08.2015 | Фикерләр (0)

Каян кадак тапканнар,

Каян чүкеч тапканнар...

Ике энем кабакка

...Беркөн...

            кадак какканнар.

Юктыр, булмас, дисезме?

Булган шул ничек кенә.

Кергән кадак кабакка -

... Тулаем укырга »

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 665 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.08.2015 | Фикерләр (0)

Камил китап ярата,

Укый Алсуга китап.

Наил, син дә тыңла! - ди,

Ана теле бер була...

Китап - кадерле кунак!

Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар: 444 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.08.2015 | Фикерләр (0)