Баш бит » 2015 » Август » 13

Исеме балан булса да,

Баллы түгел ул балан.

Менә сиңа шул баланнан

Бәлеш салам мин, балам.

Пешеп чыккач, бәлеш йөзе

Алма кебек алланыр.

Татлы булыр баланы да -

Шикәр кебек балланыр.

Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар: 544 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.08.2015 | Фикерләр (0)

Яшь чыршылар киң итәкле

Күлмәкләрен кигәннәр.

Җитәкләшеп, бергәләшеп,

Юл буена килгәннәр.

Энәле күлмәкләренә

Карап тордык сокланып.

Тик Равил берничә энә

Өзеп алды шукланып.

Апа әйтте: "Болай эшләү -

... Тулаем укырга »

Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 649 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.08.2015 | Фикерләр (0)

Фокусчы фокус күрсәтә,

Карап тора бар кеше.

Ышанмастай эшләрне ул

Ышандырырлык эшли:

Юк нәрсәне бар итә ул,

Салкын суны ут итә.

Таяк белән бер селтәнсә,

Күгәрчен очып китә.

Авызыннан ут бөрки ул,

... Тулаем укырга »

Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 567 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.08.2015 | Фикерләр (0)