Баш бит » 2016 » Сентябрь » 16

Камилә дигән матур кыз

Минем сүзне тыңламый.

Көне буе җырлап йөри -

Мин кушканда җырламый.

Камилә дигән матур кыз

Ул - минем сеңел инде.

Абый сүзен тыңламагач,

Бик матур түгел инде.

Категория: КЛАРА БУЛАТОВА | Карап алулар: 432 | Өстәде: Редактор | Дата: 16.09.2016 | Фикерләр (0)

Абый укуга китте,

Әтиләр эшкә китте.

Кайтам дип төшкә тикле,
 

Әби кибеткә китте,

Кибеткә иткә китте.

Мәчебез ауга китте.

Ә өйдә гауга китте.

Булат белән икебез

Сугышып туялмыйбыз.

... Тулаем укырга »

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар: 1112 | Өстәде: Редактор | Дата: 16.09.2016 | Фикерләр (0)