Баш бит » 2016 » Сентябрь » 17

Кызыл канат балыклар да,

Көмеш саңак балыклар да

Әлли-бәлли-бәү итә -

Алар да ялыкканнар.

Купшы башлы камышлар да,

Кыйгач кашлы камышлар да

Әлли-бәлли-бәү итә -

Талгын җил, тавышланма!

Зәңгәр күзле дулкыннар да, ... Тулаем укырга »

Категория: РЕНАТ ХАРИС | Карап алулар: 511 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

Әгәр дә сыер булмаса,

Бер эшсез ятар идем.

Каймакны да, катыкны да

Кибеттән ашар идем.

Әгәр дә сыер булмаса,

Көтүгә йөрмәс идем.

Печән чапкан болыннарны

Гомергә күрмәс идем.

Әгәр дә сыер булмаса,

... Тулаем укырга »

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар: 288 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

Гөл-чәчәкләр өзмәдек без,

Куаклар сындырмадык,

Яшел урман аланында

Уйнадык та җырладык.

Кояшка карап елмайдык,

Җилләргә сәлам әйттек,

Һәркем өйгә алып кайтты

Бер кочак сәламәтлек!

Категория: РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН | Карап алулар: 532 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

Сыза гына сандугачкай

Скрипка кылларын!..

- Әйт шуны! - дип куйды аю,

Онытып бар моң-зарын.

Биеп киткән иде лап-лап,

Атлады тик өч кенә;

Абынып үз аягына

Ауды түмгәк өстенә.

- Сандугачын әйтер идем,

... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 460 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

Учны учка куеп без кычкырдык:

- Җиләкле урын кайда-ауу?

Муйнак булып өрде урман:

- Һау! Һау! Һау-һау!

Тауга менеп тә кычкырдык:

- Җиләклек тап син безгә!

Үрмәләп менде кайтаваз:

- Эзлә! Эзлә!

Күл ярыннан да кычкырдык: ... Тулаем укырга »

Категория: МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ | Карап алулар: 387 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

Кечкенә генә көчек,

Ә үзе усал ничек!

Өрә дә һаман өрә,

Арттан калмый йөгерә.

Бәләкәй генә бит, ә!

Барыбер этлеген итә.

Категория: РАФИС КОРБАН | Карап алулар: 310 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)