Баш бит » Яңалыклар архивы
Туган көне дә түгел,
Чакырмады да үзе,
Чакырмаса да, килдек -
Бик-бик сагынган идек!
Кыш көнендә, урамда
Карлар явып торганда,
Әбекәйгә бүләккә
Чәчәк алып килдек без,
Шатландырыйк, дидек без.
- Мондый матур чәчәкләрне
Кайда үстердегез? - дип. -< ... Тулаем укырга »
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 656 | Өстәде: Редактор | Дата: 02.07.2013 | Фикерләр (0)

Бусы минем көрәк,
Кар көрәргә кирәк.
Һәр көн иртүк торып,
Йөрим сукмак ерып.
 
Бер эшләгән көйгә
Сукмак салам өйгә.
Әти киңрәк көри,
Аннан зурлар йөри.
 
Керсәм хәлем бетеп,
Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар: 605 | Өстәде: Редактор | Дата: 01.07.2013 | Фикерләр (0)

Кыш беткәндә ... кыш килде -
Быел кыш кызык итте...
Кар яудыра-яудыра,
Кыш тәмам кызып китте!
 
Башта билдән булган көрт
Мине дә узып китте;
Койманы һәм мунчаны...
Өйне дә узып китте!
 
... Ярый әле кышның. дим,
Категория: ЛӘБИБ ЛЕРОН | Карап алулар: 876 | Өстәде: Редактор | Дата: 30.06.2013 | Фикерләр (0)

Торамын хәйран калып:
Ятьмәмдә - алтын балык!
Көз, мөгаен, үзе аны
Куйган алтынга манып.
 
Юллар уңды бу юлы,
Менә ятьмәбез тулы.
Һәр балыкны алтын иткән
Көзге кояшның нуры.
Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 558 | Өстәде: Редактор | Дата: 29.06.2013 | Фикерләр (0)

Урман, аланнар...
Иркен болыннар...
Чәчәк... Күбәләк...
Нәни колыннар...
 
Аяз күк йөзе...
Кояш нурлары...
Челтерәп ага
Чишмә сулары.
 
Хәтфә үләннәр...
Зәңгәр күл буе... ... Тулаем укырга »
Категория: ЛӘБИБ ЛЕРОН | Карап алулар: 833 | Өстәде: Редактор | Дата: 28.06.2013 | Фикерләр (0)

Безнең әни алып кайтты
Шундый елак бер бәби.
Еласа да, әни үзен
Һич кенә дә тиргәми.
 
Мине хәзер оныттылар,
Юк өчен дә тиргиләр:
Өйгә бәби алып кайттык,
Син бит хәзер зур, диләр.
 
Әти карый да бәбигә:
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар: 1444 | Өстәде: Редактор | Дата: 27.06.2013 | Фикерләр (0)

Гөлләр үстергән кешене
Таныйлар, яраталар.
Аны шатландырыр өчен
Чәчәкләре аталар.
 
Көн дә су сипкән кешегә
Алар ияләшәләр.
Пышылдашып рәхмәт әйтеп,
Үзара сөйләшәләр.
Категория: МӘРЗИЯ ФӘЙЗУЛЛИНА | Карап алулар: 781 | Өстәде: Редактор | Дата: 26.06.2013 | Фикерләр (0)

Кышын да үзенең яшеллеген җуймый торган нарат агачы астында түмгәк сыман бер өй калкып тора. Беләсезме сез, аньң эчендә берничә йөз мең халык тора. Өйләренең ишекләрен алар көндезләрен ачык тоталар, ә төннәрен биклиләр, карак керүдән шикләнәләр, кичке салкын керүдән шүрлиләр. Төне буе чүп-чар җылысында җылынып яталар да, кояш елмаеп карауга, ишекләрен тагын тутырып ачалар.

Бүген алар яңа өйгә күченү көнен шатланып бәйрәм итәләр. Кичә уздыралар, дусишләрен сыйлыйлар, тәмле-тәмле ашамлыклар ашыйлар, балдан татлы эчемлекләр эчәләр, ду килеп бииләр.


Зур өстәл тирәли кунаклар тезелешеп утырганнар. Һәрбер кунакка үзе яраткан сый хәзерләнгән, өстәл өсте аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән.


Чикерткә-кунакның кәефе бик килгән, аңа урынның менә дигәне тигән. Әнә, ничек ул озын мыекларын болгап утыра, күп тә үтми, оста җыры белән хуҗалар һем кунакларның күңелләрен тапмакчы була.


     ... Тулаем укырга »
Категория: АБДУЛЛА АЛИШ | Карап алулар: 930 | Өстәде: Редактор | Дата: 25.06.2013 | Фикерләр (0)

Бик матур бүген кич,
Күк йөзе сипкелле.
Ә түрдә - тулган ай,
Анысы миң шикелле.
 
Күк бүген болыттан
Пәрәнҗә япмаган.
Күз тияр диеп тә
Бер дә шаккатмаган.
 
Нур чәчә зур миңе,
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар: 1045 | Өстәде: Редактор | Дата: 24.06.2013 | Фикерләр (0)

Калын урманда
Гел кичкә каршы
Ишетелә моңлы
Бер кошның тавышы:
- Кәккүк, кәккүк,
        Кәккүк, кәккүк!
 
 
Ул салмак кына
Кабатлый шуны,
Шул аның җыры,
Категория: МУСА ҖӘЛИЛ | Карап алулар: 1894 | Өстәде: Редактор | Дата: 23.06.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2 ... 25 26 27 28 »