Баш бит » Яңалыклар архивы
Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим»,-дип башлап китә торган булган ул сүзен.
Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. Йортындагы һәрбер кош-кортына: «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!»- дигән. «Нигә белдермәскә кушты икән?»- дип, үрдәк йөдәп чыккан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган. Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Ыкенче көнне дә кайтмас бу»,-дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!»- дигәннәр алар үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне ... Тулаем укырга » |
Көне буе өйрәнәмен Бер матур көй уйнарга. Бик ансат кына димәгез, Туры килә уйларга. Бу кадәрле күп тырышкач, Бәлки, матур көй чыгар. Ләкин менә әниемнең колагы ничек чыдар? |
Бу сорауга заманында Ул болай җавап биргән: - Биш туларга унбиш минут - Дөп-дөресе шул! - дигән. Инде менә янәдән сорыйсы Вакыт та җитте менә. - Унбиш туларга биш минут! - Ди хәзер җитди генә! |