Баш бит » Яңалыклар архивы

Алты яшь тик әле Әхмәткә,

Бик йөрисе килә мәктәпкә.

«Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, —

Тиз-тиз генә үссәм икән», — ди.

«Улым, ашыкма, — ди әнисе. — ... Тулаем укырга »

Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 129 | Өстәде: Редактор | Дата: 08.10.2017 | Фикерләр (0)

Әлә-лә, әллә-лә,

Нинди бәйрәм, кем белә?

— Бүген туган Сөмбелә.

Туган көнгә апа да,

Әби, бабай да килә.

... Тулаем укырга »

Категория: ВӘСИМӘ ХӘЙРУЛЛИНА | Карап алулар: 97 | Өстәде: Редактор | Дата: 08.10.2017 | Фикерләр (0)

Их, кыз буласым калган!

Белмәдем шул мин алдан.

Кызларга - кадер-хөрмәт,

Эшләре бара гөрләп:

Бәйрәм саен аларга

Чәчәк бүләк итәсең.

Исәнләшеп үтәсең,

Ишек ачып кертәсең,

Хәтта портфельләрен дә

Күтәрешеп йөртәсең.

Троллейбуста барганда,

Автобуста б ... Тулаем укырга »

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар: 251 | Өстәде: Редактор | Дата: 05.09.2017 | Фикерләр (0)

Чакырма син тауларга,

Таулар әллә кайларда.

Туган җирем бик тыйнак,

Күлләре уймак-уймак.

Калын урман юк бездә.

Шөкер, бар әрәмәлек.

Үзәннәрдә җил исә,

Ирендә - әрем тәме.

Йөзәр идек диңгездә...

... Тулаем укырга »

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар: 172 | Өстәде: Редактор | Дата: 27.08.2017 | Фикерләр (0)

Мунча булгач, чабынырга

Себеркесе дә кирәк.

Каен, имән ботакларын

Сындырып җыйдым ипләп.

Мәтрүшкә, бөтнекне дә

Кушып бәйләде әни.

"Тоярсыз мунча кергәндә

Кышын, ди, җәйнең тәмен".

Хуш исле себеркеләрне < ... Тулаем укырга »

Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар: 139 | Өстәде: Редактор | Дата: 26.08.2017 | Фикерләр (0)

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:

Яңа ел килә безгә!

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә-тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

Кыш бабай килгәч булачак

... Тулаем укырга »

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар: 1487 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.12.2016 | Фикерләр (0)

Безгә Кыш бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

Көттек сине, сагынып,

Исән-саумы, Кыш бабай.

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш, бабай.

Категория: РАФИС КОРБАН | Карап алулар: 549 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.12.2016 | Фикерләр (0)

Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Үзе бөтен эшкә оста,

Безне өйрәтә җайлап.

Мактый, күңелне күтәрә,

Иң кирәк сүзләр сайлап.

Иң чибәр әни минеке,

... Тулаем укырга »

Категория: ВӘСИМӘ ХӘЙРУЛЛИНА | Карап алулар: 426 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.12.2016 | Фикерләр (0)

Минем әнием матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

Әни миңа елыша.

Битләре аның Кайнар,

Ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

... Тулаем укырга »

Категория: РЕНАТ ХАРИС | Карап алулар: 457 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.12.2016 | Фикерләр (0)

Яз сулышы белән бергә

Бәйрәм йөри, авыл буйлап.

Күрше Сәрби әби генә

Яшен сөртә, авыр сулап.

Мин чәчәкләр җыям аңа,

Бүлмәсенә ямьнәр тулсын.

Җиңү белән бергә илгә

Улы кайткан кебек булсын...

Категория: РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА | Карап алулар: 577 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.12.2016 | Фикерләр (0)

« 1 2 3 4 5 ... 27 28 »