Баш бит » Яңалыклар архивы

Әтием минем балыкчы,

Көн дә бара балыкка.

Урынын да белеп торам -

Ык буена, таллыкка.

Аның белән элегрәк

Баргаладым үзем дә.

Чиртмәгән көннәре булды,

Җитмәде түзем генә.

Әтиемә исем китә:

... Тулаем укырга »

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар: 454 | Өстәде: Редактор | Дата: 20.09.2016 | Фикерләр (0)

Кайчан гына үскән диген,

Җидегә җиткән диген:

Камилә дигән матур кыз

Укырга китә бүген.

Гимназиягә бара бит,

Олы Белем иленә.

Акыллы һәм тырыш булса,

Укыр "бишле"гә генә.

Категория: КЛАРА БУЛАТОВА | Карап алулар: 343 | Өстәде: Редактор | Дата: 19.09.2016 | Фикерләр (0)

Без инде күптән уяндык,

Тышта кояш яп-якты.

Төнге сменадан кайтып,

Әти йокларга ятты.

Безгә әйтте шауламаска,

Дөбер-шатор килмәскә.

Киләбезме соң, килмибез -

Шуны гына белмәскә!

Йөрибез без әкрен генә,

< ... Тулаем укырга »

Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар: 1255 | Өстәде: Редактор | Дата: 19.09.2016 | Фикерләр (0)

Изгелек кенә төяп

Килсен безгә әкият.

Аю булып аю да

Шундый матур сөйләшә,

Кәрәз-кәрәз татлы бал

Дусларына өләшә.

Бүре булып бүре дә

Аш әзерләп җиткергән.

Безне җыеп табынга,

... Тулаем укырга »

Категория: МӨДӘРРИС ӘГЪЛӘМОВ | Карап алулар: 331 | Өстәде: Редактор | Дата: 19.09.2016 | Фикерләр (0)

Без-з, без-з, черки без,

Без бит уйнап йөрмибез.

Бик җаваплы эшебез,

Бик саваплы эшебез.

Анализлар алабыз.

Уколлар да салабыз.

Чирлене терелтәбез.

Ялкауны йөгертәбез.

Тишәбез дә керәбез,

... Тулаем укырга »

Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар: 868 | Өстәде: Редактор | Дата: 18.09.2016 | Фикерләр (0)

Бәлкәй атлы малай мин,

Яратам мин борчакны.

Борчак аркасында мин

Дөнья күрдем ничаклы.

 

Бабай белән икебез

Борчак чәчкән идек без.

Чәчкән идек уңсын дип,

Кышлык азык булсын дип.

Яшь иде әле бабай:

... Тулаем укырга »
Категория: ХӘСӘН ТУФАН | Карап алулар: 1107 | Өстәде: Редактор | Дата: 18.09.2016 | Фикерләр (0)

Кызыл канат балыклар да,

Көмеш саңак балыклар да

Әлли-бәлли-бәү итә -

Алар да ялыкканнар.

Купшы башлы камышлар да,

Кыйгач кашлы камышлар да

Әлли-бәлли-бәү итә -

Талгын җил, тавышланма!

Зәңгәр күзле дулкыннар да, ... Тулаем укырга »

Категория: РЕНАТ ХАРИС | Карап алулар: 455 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

Әгәр дә сыер булмаса,

Бер эшсез ятар идем.

Каймакны да, катыкны да

Кибеттән ашар идем.

Әгәр дә сыер булмаса,

Көтүгә йөрмәс идем.

Печән чапкан болыннарны

Гомергә күрмәс идем.

Әгәр дә сыер булмаса,

... Тулаем укырга »

Категория: МӨҖӘҺИТ | Карап алулар: 285 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

Гөл-чәчәкләр өзмәдек без,

Куаклар сындырмадык,

Яшел урман аланында

Уйнадык та җырладык.

Кояшка карап елмайдык,

Җилләргә сәлам әйттек,

Һәркем өйгә алып кайтты

Бер кочак сәламәтлек!

Категория: РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН | Карап алулар: 507 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

Сыза гына сандугачкай

Скрипка кылларын!..

- Әйт шуны! - дип куйды аю,

Онытып бар моң-зарын.

Биеп киткән иде лап-лап,

Атлады тик өч кенә;

Абынып үз аягына

Ауды түмгәк өстенә.

- Сандугачын әйтер идем,

... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 446 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

« 1 2 3 4 5 6 ... 27 28 »