Баш бит » АБДУЛЛА АЛИШ

1

Каршыгызда, менә күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме?

Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар.

Кортлар? Нинди кортлар?

Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар, еларга итәләр.

Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар.

Әнә зәп-зәңгәр офык читеннән, көлө-көлө, алтын кояш та күтәрелә. Аның шаян нурлары, җиз уклары умарта өйләренең стеналарына тияләр дә:

— Торыгыз, торыгыз, эшкә тотыныгыз,— дияләр.

Башта сирәк-мирәк кенә, берәмләп кенә, бал кортлары ояларыннан чыгалар. Кояш югары менеп киткәч, һава җылынып җиткәч, көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар.

Зың-зың... Еракка-еракка, бакчаларга, кырларга, урманнарга, болыннарга...

&nb ... Тулаем укырга »

Категория: АБДУЛЛА АЛИШ | Карап алулар: 1192 | Өстәде: Редактор | Дата: 22.08.2013 | Фикерләр (0)

Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бер-тигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып уткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.

Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукыр-га бик оста, ә Тукмар бик оста тукый икән.


Әби ашатырга тотынса, "Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кердең?"- дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар икән, шунда ук сугыша да башлый­лар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.


Бер дә бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга бат-канчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?"- дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар.

... Тулаем укырга »
Категория: АБДУЛЛА АЛИШ | Карап алулар: 1069 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.07.2013 | Фикерләр (0)

Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.

Көннәрдән бер көнне куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.


- Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,- дигән.


Кызы бу буләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә - ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып таш­лаган.


Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерэ икэн. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк


йөргән,  өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.


- Әни, әни, минем аягым бик авырта! - дигән. Әнисе аның аяклар ... Тулаем укырга »
Категория: АБДУЛЛА АЛИШ | Карап алулар: 1999 | Өстәде: Редактор | Дата: 04.07.2013 | Фикерләр (1)

Кышын да үзенең яшеллеген җуймый торган нарат агачы астында түмгәк сыман бер өй калкып тора. Беләсезме сез, аньң эчендә берничә йөз мең халык тора. Өйләренең ишекләрен алар көндезләрен ачык тоталар, ә төннәрен биклиләр, карак керүдән шикләнәләр, кичке салкын керүдән шүрлиләр. Төне буе чүп-чар җылысында җылынып яталар да, кояш елмаеп карауга, ишекләрен тагын тутырып ачалар.

Бүген алар яңа өйгә күченү көнен шатланып бәйрәм итәләр. Кичә уздыралар, дусишләрен сыйлыйлар, тәмле-тәмле ашамлыклар ашыйлар, балдан татлы эчемлекләр эчәләр, ду килеп бииләр.


Зур өстәл тирәли кунаклар тезелешеп утырганнар. Һәрбер кунакка үзе яраткан сый хәзерләнгән, өстәл өсте аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән.


Чикерткә-кунакның кәефе бик килгән, аңа урынның менә дигәне тигән. Әнә, ничек ул озын мыекларын болгап утыра, күп тә үтми, оста җыры белән хуҗалар һем кунакларның күңелләрен тапмакчы була.


     ... Тулаем укырга »
Категория: АБДУЛЛА АЛИШ | Карап алулар: 967 | Өстәде: Редактор | Дата: 25.06.2013 | Фикерләр (0)

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк бул­ган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайваны­на, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим»,-дип башлап китә торган булган ул сүзен.
Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. Йортындагы һәрбер кош-кортына: «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!»- дигән.
 «Нигә белдермәскә кушты икән?»- дип, үрдәк йөдәп чык­кан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.

Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Ыкенче көнне дә кайтмас бу»,-дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!»- дигәннәр алар үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне ... Тулаем укырга »
Категория: АБДУЛЛА АЛИШ | Карап алулар: 1276 | Өстәде: Редактор | Дата: 22.06.2013 | Фикерләр (0)