Баш бит » 2013 » Июль » 15 » Б.Рәхмәт "Яңгыр тели"
13:20
Б.Рәхмәт "Яңгыр тели"
Гали яңгыр тели:
- Яңгыр, яу! Яу! Яу! Яу!
Иген-тарулар уңсын,
Үләннәр дә күп булсын,
Сыерлар да тук булсын,
Безгә катык-сөт булсын!
Болытлар бар иде һавада,
Әй тотынды яңгыр яварга.
Яңгыр ява башлагач кына,
Гали качты лапас астына.
Гали качты, аның артыннан
Яңгыр көлеп калды шаркылдап:
- Үзең "яу!" дип, яңгыр телисең,
Үзең миннән качып йөрисең.
Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар саны: 777 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]