Баш бит » 2013 » Сентябрь » 24 » Б.Рәхмәт "Яз килә"
11:36
Б.Рәхмәт "Яз килә"
Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
 
Бик күңелле тышта:
Кар эри, боз китә,
Чабышып йөриләр
Малайлар бер читтә.
 
Эх, суга керсәң, ә!
Чупырдап йөрсәң, ә!
Ярамый, орышалар
Әниләр, күрсәләр.
 
Чыпчыклар түбәдә
"Чыр-чыр-чыр" киләләр,
Ә сайрый белмиләр
Бернинди көйгә дә.
 
Бер тавык: "Кыт-кыт", - ди, -
Без язга чыктык, - ди, -
Йомырка салдым мин,
Син дә сал, чыпчык", - ди.
 
 
Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар саны: 1341 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]