Баш бит » 2013 » Сентябрь » 7 » Б.Рәхмәт "Кадерле вакыт"
11:00
Б.Рәхмәт "Кадерле вакыт"
Эш күп икәнлеген белгән күк,
Җәй көне таң ата төннән үк.
Йоклатмагач төннән  таң атып,
Керфек кенә кагып ала төн.
Аны кошлар сайрап уята,
Пәрдәсен күтәреп куя таң.
Көн бик иртә күзен ачса да,
Кырда кызу эш тә башлана.
Эшләп үткән бер көн хәзерге
Ел ашарлык азык хәзерли;
Һәр сәгате, һәрбер минуты
Алтын, бриллианттан кадерле.
Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар саны: 756 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]