Баш бит » 2013 » Октябрь » 7 » Бари Рәхмәт "Ләлә чана шуа"
11:57
Бари Рәхмәт "Ләлә чана шуа"
Ләлә чана шуа,
Шуа, шуа, шуа,
Егылып чанасыннан
Төшеп кала шунда.
 
Шуып китә чана
Тау астына таба,
Йөгереп төшеп Ләлә
Эләктереп ала.
 
Карын кага-кага,
Ләлә менеп бара,
Таш тутырган кебек,
Авырайган чана.
 
Чана тауга менми,
"Әйдә, тартып мен", - ди.
Ләлә: "Менә кызык!
Ничек меним мин?" - ди.
 
- Тартып булмый мәллә
Тауга таба, Ләлә?
Шуа белгәч, өйрән
Тартып менәргә дә.
Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар саны: 1101 | Өстәде: Редактор | Теги: Бари Рәхмәт Ләлә чана шуа | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]