Баш бит » БАРИ РӘХМӘТ
Ләлә чана шуа,
Шуа, шуа, шуа,
Егылып чанасыннан
Төшеп кала шунда.
 
Шуып китә чана
Тау астына таба,
Йөгереп төшеп Ләлә
Эләктереп ала.
 
Карын кага-кага,
Ләлә менеп бара, ... Тулаем укырга »
Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 1026 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.10.2013 | Фикерләр (0)

Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
 
Бик күңелле тышта:
Кар эри, боз китә,
Чабышып йөриләр
Малайлар бер читтә.
 
Эх, суга керсәң, ә!
Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 1525 | Өстәде: Редактор | Дата: 24.09.2013 | Фикерләр (0)

Кич булмаса да, без
Йокларга ятабыз.
Күз йомып, тып-тыныч,
Шып-шыпырт ятабыз.
Йоклаган чакта без.
Бар шундый балалар:
Яткызгач та алар.
Күзләрен йоммыйлар.
Уянгач - тормыйлар.
Шаярып яталар,
Мендәрләр аталар...
Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 552 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.09.2013 | Фикерләр (0)

Эш күп икәнлеген белгән күк,
Җәй көне таң ата төннән үк.
Йоклатмагач төннән  таң атып,
Керфек кенә кагып ала төн.
Аны кошлар сайрап уята,
Пәрдәсен күтәреп куя таң.
Көн бик иртә күзен ачса да,
Кырда кызу эш тә башлана.
Эшләп үткән бер көн хәзерге
Ел ашарлык азык хәзерли;
Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 749 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.09.2013 | Фикерләр (0)

Чәчәкләр тотып кулга,
Без чыктык матур юлга.
 
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә!
 
Безне котлый әтиләр:
- Бик дәү үстегез! - диләр.
 
Өйрәтәләр әниләр:
- Әйбәт булыгыз! - диләр.
Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 1401 | Өстәде: Редактор | Дата: 01.09.2013 | Фикерләр (0)

Гали яңгыр тели:
- Яңгыр, яу! Яу! Яу! Яу!
Иген-тарулар уңсын,
Үләннәр дә күп булсын,
Сыерлар да тук булсын,
Безгә катык-сөт булсын!
Болытлар бар иде һавада,
Әй тотынды яңгыр яварга.
Яңгыр ява башлагач кына,
Гали качты лапас астына.
Гали качты, аның ар ... Тулаем укырга »
Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар: 887 | Өстәде: Редактор | Дата: 15.07.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2