Баш бит » 2014 » Сентябрь » 12 » Бари Рәхмәт "Әби белән бабушка"
08:04
Бари Рәхмәт "Әби белән бабушка"

Ике карчык гөрләшәләр тышта,

Берсе - әби, берсе - бабушка,

Берсе оек, берсе чулок тоткан,

Икесе дә оста бик эшкә.

Дуслар да бик: пирог пешкән көнне

Әбине дә дәшә бабушка,

Бәлеш пешкән көнне бабушканы

Дәшми калмый әби бәлешкә.

Белгән сүзен русча, белмәгәнен

Үз телендә әби сукалый,

Ә бабушка, аңлаган күк аны,

Башын селки, күзен кыскалый.

Әби көлсә, ул да көлгән була,

Белмәсә дә нигә көлгәнен,

Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай

Уздыралар бергә көннәрен.

Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар саны: 1071 | Өстәде: Редактор | Теги: Әби белән бабушка, Бари Рәхмәт | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]