Баш бит » 2017 » Октябрь » 8 » Бари Рәхмәт "Әхмәтнең укыйсы килә"
14:10
Бари Рәхмәт "Әхмәтнең укыйсы килә"

Алты яшь тик әле Әхмәткә,

Бик йөрисе килә мәктәпкә.

«Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, —

Тиз-тиз генә үссәм икән», — ди.

«Улым, ашыкма, — ди әнисе. —

Кечкенә бит, яшь бит әле син.

Бер елдан соң йөри башларсың».

«Ә бер ел ул, әни, кайчан соң?

Иртәгәме? Берсекөнгәме?

Көннәр салкынайгач, көзгәме?

Әйт тә әйт!» — ди Әхмәт. Йә, ничек

Җавап бирсен инде әнисе?!

«Илдар тәпи йөри башлагач

Укырсың, — ди, җавап тапмагач. —

Бер ел үтәр, бәбкәм, шулчакта

Озатырмын сине мәктәпкә».

«Илдар! Илдар! Тор инде,

Тизрәк тәпи йөр инде».

Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар саны: 68 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]