Баш бит » 2014 » Сентябрь » 12 » Бари Рәхмәт "Рәсемнәр ясыйбыз"
14:12
Бари Рәхмәт "Рәсемнәр ясыйбыз"

Бакчада барысы бар!

Тик менә юк таулар,

Елгалар, урманнар,

Зур йортлар, урамнар.

Ә кирәк булганда

Ясыйбыз урамнар,

Ямь-яшел урманнар,

Төлкеләр, куяннар...

Бик оста без аңар,

Бездә бар буяулар:

Ак, кызыл, ал, зәңгәр,

Сарылар, яшелләр...

Ясыйбыз дәфтәргә

Бик матур рәсемнәр.

Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар саны: 1005 | Өстәде: Редактор | Теги: Бари Рәхмәт | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]