Баш бит » 2014 » Сентябрь » 12 » Бари Рәхмәт "Сара суга бара"
13:52
Бари Рәхмәт "Сара суга бара"

Ия төшеп башын,

Керт-керт итеп басып,

Тәңкә-чуар матур

Көянтәсен асып,

Сара суга бара,

Суга бара Сара,

Су алырга бара,

Кара, карасана!

Көянтәсен сарып

Алган беләкләре,

"Шыгыр-шыгыр" килә

Зәңгәр чиләкләре.

Нәни кыз булса да,

Эш ярата Сара,

Уңган кыз ул Сара,

Булган кыз ул Сара.

Сара пөхтә, диләр,

Сара чиста, диләр,

Төскә-биткә чибәр,

Эшкә оста, диләр.

 

 

Категория: БАРИ РӘХМӘТ | Карап алулар саны: 679 | Өстәде: Редактор | Теги: Бари Рәхмәт | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]