Баш бит » 2013 » Сентябрь » 11 » Җ.Дәрзаманов "Яңа чана яңа шул"
21:10
Җ.Дәрзаманов "Яңа чана яңа шул"
Яңа чана
Яңа шул,
Җилдәй җитез
Чаба шул.
Шуа,
Буран туздыра,
Башкалардан
Уздыра.
Шатлыгыма
Чама юк -
Моның кебек
Чана юк!
... Очтым беркөн
Үзеннән,
Утлар чыкты
Күземнән.
Яңа чана
Яңа шул -
Салса, "җайлы"
Сала шул.
Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар саны: 1071 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]