Баш бит » 2013 » Июль » 1 » Җ.Дәрзаманов "Көрәк"
21:07
Җ.Дәрзаманов "Көрәк"
Бусы минем көрәк,
Кар көрәргә кирәк.
Һәр көн иртүк торып,
Йөрим сукмак ерып.
 
Бер эшләгән көйгә
Сукмак салам өйгә.
Әти киңрәк көри,
Аннан зурлар йөри.
 
Керсәм хәлем бетеп,
Әни тора көлеп:
- Улым, аш әзер, - ди, -
Ашап ал хәзер, - ди.
 
Ашы бигрәк тәмле,
Чәйдә бөтнек тәме.
Миңа көн дә шулай
Пешер, әни, яме?!
Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар саны: 572 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]