Баш бит » 2013 » Сентябрь » 5 » Җ.Дәрзаманов "Камыраяк"
23:59
Җ.Дәрзаманов "Камыраяк"
Киеп алдым
Тимераяк,
Тик дерелди
Минем аяк.
 
Бозга чыгып
Басу белән,
Барып төштем
Башым белән.
 
Бер килсә, гел
Килеп тора -
Бер кыз үртәп
Көлеп тора:
 
- Тыңламый шул
Тимераяк,
Үзең булгач
Камыраяк...
Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар саны: 1208 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]