Баш бит » 2013 » Август » 28 » Җ.Дәрзаманов "Саный беләм"
21:14
Җ.Дәрзаманов "Саный беләм"
Бишкә хәтле
Саныйм мин,
Саннарны да
Таныйм мин.
 
Биш казыкта
Биш чүлмәк,
Биш малайда
Биш күлмәк.
 
Өйдә нәкъ биш
Кеше бар,
Бабайның биш
Теше бар.
 
Йолдызымда
Биш канат...
Саныйм мин
Кабат-кабат.
 
 
Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар саны: 936 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]