Баш бит » 2013 » Сентябрь » 13 » Җ.Дәрзаманов "Тылсымлы чүкеч"
00:03
Җ.Дәрзаманов "Тылсымлы чүкеч"
Үстең инде, улым, дип,
Эш өйрәнсен кулың, дип,
Әти чүкеч тоттырды,
Бер кадакка суктырды.
 
Суктым ике, суктым өч,
Дүртенчегә бетте көч.
Көч беткәнен сизептер,
Бармакка төште чүкеч.
 
Әти, сукса, нык суга,
Кадактан да ут чыга.
Каян килә мондый көч,
Тылсымлыдыр бу чүкеч.
Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар саны: 752 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]