Баш бит » ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ
Яңа чана
Яңа шул,
Җилдәй җитез
Чаба шул.
Шуа,
Буран туздыра,
Башкалардан
Уздыра.
Шатлыгыма
Чама юк -
Моның кебек
Чана юк!
Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар: 1064 | Өстәде: Редактор | Дата: 11.09.2013 | Фикерләр (0)

Киеп алдым
Тимераяк,
Тик дерелди
Минем аяк.
 
Бозга чыгып
Басу белән,
Барып төштем
Башым белән.
 
Бер килсә, гел
Килеп тора -
Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар: 1329 | Өстәде: Редактор | Дата: 05.09.2013 | Фикерләр (0)

Чәчәкләр өзә Гөлназ,
Такыя тезә Гөлназ.
Аны әнисе кияр,
Әй рәхмәт, кызым, дияр.
 
Назлар Гөлназны, сөяр,
Сөяр дә күккә чөяр...
Чәчәкләр өзә Гөлназ,
Такыя тезә Гөлназ.
Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар: 596 | Өстәде: Редактор | Дата: 02.09.2013 | Фикерләр (0)

Бишкә хәтле
Саныйм мин,
Саннарны да
Таныйм мин.
 
Биш казыкта
Биш чүлмәк,
Биш малайда
Биш күлмәк.
 
Өйдә нәкъ биш
Кеше бар,
Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар: 865 | Өстәде: Редактор | Дата: 28.08.2013 | Фикерләр (0)

Бусы минем көрәк,
Кар көрәргә кирәк.
Һәр көн иртүк торып,
Йөрим сукмак ерып.
 
Бер эшләгән көйгә
Сукмак салам өйгә.
Әти киңрәк көри,
Аннан зурлар йөри.
 
Керсәм хәлем бетеп,
Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар: 644 | Өстәде: Редактор | Дата: 01.07.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2