Баш бит » 2017 » Октябрь » 13 » Җәүдәт Дәрзаманов "Балык тотты"
19:50
Җәүдәт Дәрзаманов "Балык тотты"

Кармакларны алабыз да

Салабыз яңабаштан -

Кызык булмас, колак каксаң,

Килеп капкан табыштан.

Тарта бугай, калкавычым

Вак дулкыннар тарата.

Алмый торам: балык халкы

Алдашырга ярата.

Инде тартам, алып булмый.

Балык зур, мин кечкенә -

Ярга селтәп атар идем,

Җитеп бетми көч кенә.

Вәт балык бу! Шундый тартты -

Куйдым да бер чайкалып,

Аяк таеп, дөмберт суга -

Үземне тотты балык!

 

Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар саны: 35 | Өстәде: Редактор | Теги: Җәүдәт Дәрзаманов | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]