Баш бит » 2015 » Февраль » 4 » Җәүдәт Дәрзаманов "Җепшек көндә"
22:33
Җәүдәт Дәрзаманов "Җепшек көндә"

Бүген иртән көн җепшеткән,

Кар явып үткән иде.

Без, малайлар, мондый көнне

Зарыгып көткән идек.

Йөгереп чыктык урамга,

Кар атышлы уйнадык.

И уйнадык, и уйнадык,

Тик барыбер туймадык.

- Әйдә, - диде шунда кемдер -

Кар бабай ясыйк бергә!

Вил чапты кишер алырга,

Нил йөгерде күмергә.

Ә дигәнче үсте бабай -

Үзебездән дә биек.

Эчкә сыймый шатлыгыбыз -

Киттек тирәли биеп.

Күмер күзләр янып тора,

Тап-таман чиләк бүрек.

Кар бабабыз җанлы кебек,

Китеп бармасын берүк...

Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар саны: 564 | Өстәде: Редактор | Теги: Җәүдәт Дәрзаманов | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]