Баш бит » 2017 » Октябрь » 9 » Җәүдәт Дәрзаманов "Якын дус"
13:12
Җәүдәт Дәрзаманов "Якын дус"

Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем.

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем, иптәшем.

Күргәнен, белгәнен —

Барын да аңлата,

Көлдерә, җылата,

Уйлата, юата.

Син аны беләмсең?

Кем соң ул ? Уйлап тап!

Иң якын дускаем,

Киңәшчем,

Ул — китап.

Категория: ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАНОВ | Карап алулар саны: 104 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]