Баш бит » 2013 » Июль » 2 » Э.Мөэминова "Бәйрәм китердек әбигә"
20:52
Э.Мөэминова "Бәйрәм китердек әбигә"
Туган көне дә түгел,
Чакырмады да үзе,
Чакырмаса да, килдек -
Бик-бик сагынган идек!
Кыш көнендә, урамда
Карлар явып торганда,
Әбекәйгә бүләккә
Чәчәк алып килдек без,
Шатландырыйк, дидек без.
- Мондый матур чәчәкләрне
Кайда үстердегез? - дип. -
Сез бит бүген безнең өйгә
Бәйрәм китердегез, - дип,
Әй шатланды соң әби!
Чәчәк бирдек әбигә -
Бәйрәм китердек өйгә!
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар саны: 720 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]