Баш бит » 2013 » Август » 8 » Э.Мөэминова "Бер хикмәт бар"
20:25
Э.Мөэминова "Бер хикмәт бар"
Минем энем үсте инде,
Ике яшь тулып килә.
Әни юкта безнеңбелән
Уйный, шаяра, көлә, -
Уйламый да еларга!
Әнине күреп алуга,
Нидер була үзенә:
Көйсезләнә, чәбәләнә,
Тыялмыйбыз без генә,
Аптырыйм мин шуңарга!
Аны күргәч, ник күзенә
Елак тыгыла икән?
Әниләрдә әллә берәр
Елаткыч була микән?
Бер хикмәт бар шулай да!..
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар саны: 524 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]