Баш бит » 2013 » Сентябрь » 10 » Э. Мөэминова "Чакыралар"
20:12
Э. Мөэминова "Чакыралар"
Су буена барам көн дә
Каз бәбкәсен сакларга.
Мин саклагач, тия алмый
Тилгәне дә, карга да.
 Иң матурын үземә
Сайлап алдым арадан.
"Сандугач" дип,
"Кояшкай" дип
Исем куштым аларга.
Бәбкәләр бик акыллылар,
Яратканны белделәр.
Мине күргәч барысы бергә:
"Гөлназ апа, Гөлназ апа,
Гөлназ апа, кил!" - диләр.
Чакыралар,
Алар минем ата каздан
Курыкканны белмиләр.
 
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар саны: 653 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]