Баш бит » 2013 » Сентябрь » 15 » Э.Мөэминова "Кем китерә бәйрәмне?"
09:29
Э.Мөэминова "Кем китерә бәйрәмне?"
Бәйрәмнәр килә илгә,
Бәйрәмнәр килә өйгә.
Бәйрәмнәр килә сезгә,
Бәйрәмнәр килә безгә.
Китерә ул кунаклар,
пешертә ул коймаклар.
Яңа күлмәк тектерә,
Үзен оза-а-ак көттерә.
Бәйрәмне кем китерә?
Чәчәкләр, гөлләр микән?
Бураннар, җилләр микән?
Китаптагы шигырьләр,
Бәлки әйтеп бирерләр.
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар саны: 917 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]