Баш бит » 2013 » Август » 27 » Э.Мөэминова "Сукыр күзлек"
01:19
Э.Мөэминова "Сукыр күзлек"
Беркөнне мин әбиемнең
Күзлеген алып кидем.
Менә гаҗәп!
Күзлек кигәч,
Күзем гел күрми минем!
 
Әби исә шыпырт кына
Күзәтеп торган мине.
Килде дә елмаеп кына:
"Сукыр күзлек ул!" - диде.
 
Сукыр булгач, әби аны
Нигә кия торгандыр?
Сукыр күзлек кигәч, үзе
Ничек күрә торгандыр?
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар саны: 563 | Өстәде: Редактор | Теги: Энҗе Мөэминова | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]